• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

1 нче номерлы лицейда республика семинары “Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныф укучыларын 2016 нчы елда татар теленнән бердәм республика тестларына әзерләү үзенчәлекләре”

Опубликовано: 08.02.2016

4 нче февраль  көнне Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы  муниципаль  бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 1 нче номерлы лицейда “ Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныф укучыларын 2016 нчы елда татар теленнән бердәм республика тестларына әзерләү үзенчәлекләре” дип аталган республика семинары булып узды. Семинарны  Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Зеленодол муниципаль районының мәгариф идарәсе оештырды.

 

Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Һадиева Гөлнара Васил кызы  шәһәребезнең татар теле һәм әдәбияты  укытучыларына  “Татар теленнән бердәм республика тестына әзерләнү: сочинение язу методикасы” дигән темага мастер –класс үткәрде. Мастер-класстан соң укытучылар 1 нче лицей укытучылары тарафыннан әзерләнгән дәрес- практикумнар  карадылар. Дәресләр дә 9 нчы сыйныф укучыларын бердәм республика тестларына әзерләүгә багышланган иде. Алар сочинение язу, ситуатив күнегүләргә, лексик-грамматик биремнәргә, ишетеп аңлау күнекмәләренә багышланган дәресләрне  карадылар. Соңыннан “ Лицейда бердәм республика тестын үтүгә әзерлек эшен оештыру методлары һәм формалары”,                                  “ Укучыларны бердәм республика тестына әзерләүнең башлангыч этабы” дигән темаларга чыгышлар тыңладылар. Лицей укытучылары үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинар эшчәнлегенә зур бәя бирелде. 



К списку новостей