Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
1нче лицейда I төбәкара «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узды
Опубликовано: 10.12.20158 нче декабрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Яшел Үзән районы бүлеге, мәгариф идарәсе һәм 1 лицей белән берлектә I төбәкара «Уйнагыз, гармуннар! » фестиваль – бәйгесе уздырылды.
Фестиваль кунаклары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров, Бөтендөнья татар конгрессының баш референты Җиһангирова Шәмсия Гатуф кызы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Яруллин Тәбрис Мөдәрис улы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Мусина Гөлия Фәргать кызы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызы, Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы хакимият башлыгы урынбасары - мәгариф идарәсе башлыгы Афанасьева Раисә Вәли кызы, Татарстан Республикасы композиторлар берлеге рәисе Кәлимуллин Рәшит Фәһим улы, Татарстанның халык артисты, «Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты» доценты Сафин Илсур Карибулла улы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Сәлахов Рифат Гали улы, «Сәйдәш» мәдәни үзәге «Акчарлак» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Сәлахов Гомәр Ризатдин улы булдылар.
Җыр-моңга гашыйк, уен коралларында уйнарга оста егет-кызлар, балалар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, укытучылар мәртәбәле жюри әгъзалары алдында үзләрен сынап карадылар.
К списку новостей








