• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Күгеш мәктәбенә Газиз Айдарский исеме бирелде

Опубликовано: 10.12.2015

Татар профессиональ   театр сәнгатенең гаҗәеп зур тарихы бар. Әлеге тарихны башлаучылар арасында безнең күренекле якташыбыз Газиз Айдарский (Газиз Исхак улы Вәлитов) да зур урын алып тора.  

Шушы көннәрдә Күгеш мәктәбендә «Театр күгендәге якты йолдыз» диеп исемләнгән кичә уздырылды. Бу гади генә кичә түгел иде. Ниһаять, күгешлеләрнең күптәннән хыялланган теләкләре тормышка ашты. Мәктәпкә Айдар авылында туып-үскән, күренек­ле актер, драматургларның әсәрләрен сәхнәгә күтәреп, үзен профессиональ режиссер итеп таныткан  Газиз Айдарский исеме бирелде. 

Бәйрәмгә күп кенә дәрәҗәле кунак­лар да чакырылу иде. Алар арасында Г.Айдарскийның кызы, балерина Әлфия Айдарская да бар иде. Мәктәпкә әтисенең исемен бирү идеясе белән дә ул янып йөри. Ул үзе белән күп кенә кунаклар да алып кайта: җырчылар Айдар Габдинов, Раушания Мөшарапова, күренекле гармунчы Әхмәт Кәрим, «Ватаным журналист  Эльвира Вәлиева, Казан театр училищесы һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары. Кичәгә Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин, әти-әниләр дә килгән иде.

 

Бүгенге көндә мәктәптә Газиз Айдарский музее эшләп килә. Әлфия апа музейга үзенең 90 яшьлек юбилеена бүләк ителгән картинаны һәм фотолар тапшырды. Әлеге бүләкләр музейда зур ядкәр булып, үсеп килүче яшь буынга XX гасыр башының театр классигы, якташлары Газиз Айдарскийның истәлеге булып торачак.



К списку новостей