• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

“Иҗат берләшмәсе” эшен дәвам итә

Опубликовано: 04.12.2015

Бер күрешү – үзе бер гомер, дип, халкыбыз юкка гына әйтмәгән. Әйшә урта мәктәбене укучылары “Иҗат берләшмәсе” студиясенә җыелдылар, ә тапшыру “Әдәби кунакханә”  дип аталды. Чөнки мәктәбебез Татарстан   язучылары  берлегеннән кунаклар көтә иде.  Шушы очрашу мизгелләре турында сезгә дә  сөйләп китмәкче булдым.

          Бу очрашу Әдәбият елы уңаеннан үткәрелде. Эшебезнең максаты – язучылар, аларның әсәрләре һәм әдәбият күгенең бер почмагын  ачып карау иде. Әлбәттә, алдан әзерлек чаралары күрдек. Киләсе кунакларыбызның шигырьләрен, әдәби әсәрләреннән өзекләр ятлап куйдык, шулай ук матур җырлар да өйрәндек.

          Ниһаять, көтелгән кунакларыбыз белән очрашу вакыты килеп җитте. Сезгә дә җиткерим инде, алар Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары шагыйрь Ленар Шәех һәм язучы Рөстәм Галиуллин иде. Очрашу гаҗәп җылы үтте, барчабызга да бик ошады. Аннан алган тәэсирләр күңелләребездә бик озак сакланыр әле. Чын балалар шагыйре, прозаикның килүеннән файдаланып, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да таптылар. Минем уйлавымча, алар тарафыннан әйтелгән һәрбер сүз, балаларның күңелләренә барып җитәрлек булды. Ул көнне  “Иҗат берләшмәсе” студиясе эшендә катнашучылар әдәбият дигән олы дөньяның капкасын тагын бер кат ачып карадылар. Соңыннан кунаклар укучыларга үзләренең файдалы киңәшләрен бирделәр, яхшы теләкләр теләделәр, олы тормышта кыю булырга өндәделәр.

          Очрашуыбызның иң күңелле вакыты - язучы һәм шагыйрьнең үз куллары  куелган китаплар алу булгандыр, минемчә. Кулларына матур рәсемле китаплар алуга, үзләре дә сизмәстән аның битләрен актара башладылар, очрашу тәмамланса да, шушы мизгелдән алар тиз генә чыга алмадылар. Бу күрешү турында сөйләшү бик озак дәвам итәр әле.

 “Иҗат берләшмәсе” студиясенең  чираттагы өченче утырышында шигырь  язу серләрен  өйрәнү күздә тотыла. 



К списку новостей