Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
II төбәкара фәнни-гамәли конференция «Шәҗәрәләр – нәсел агачы»
Опубликовано: 24.11.2015Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, республика мәктәпләрендә әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, татар халкы теленә, тарихына кызыксыну уяту, күренекле шәхесләренең иҗатын барлау, өйрәнү, пропагандалау максатында гомуми белем учреждениеләре укучылары өчен 2015 нче елның 19 нчы ноябрендә Буа муниципаль районы академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбендә «Шәҗәрәләр-нәсел агачы» исемендәге II төбәкара фәнни –гамәли конференциясе үткәрелде.
Фәнни–гамәли конференциядә Яшел Үзән мәктәпләреннән укучылар катнаштылар.
1 нче лицейдан Сәләхов Инсаф, 7 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Гәйнетдинова Р.А.) II урынга лаек булды.
7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе, Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары фәнни –гамәли конференция лауреатлары булдылар (җитәкчеләре Хәмидова З.З., Саттарова Г.Р., Хәлиуллина Ә.А.).
Котлыйбыз!
К списку новостей








