Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
3 нче гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика семинары
Опубликовано: 10.09.20158 нче сентябрь көнне 5 нче гимназиядә милли мәсъәләләр буенча директор урынбасарлары, методик берләшмә җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә татар теле һәм әдәбиятын укыту үзенчәлекләре: үрнәк программаларга нигезләнеп эш программаларын төзү» дип исемләнгән практик семинар узды. Семинар барышында «Татар теле һәм әдәбиятын укытуга каралган норматив - хокукый документлар», «Татар телен һәм әдәбиятын яңа стандартлар нигезендә укыту» кебек мөһим мәсьәләләр каралды.
Семинар Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институы белән берлектә оештырылды. Филология фәннәре кандидаты, доцент Мөхәрләмова Гөлназ Нурфат кызы, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы өлкән укытучысы Һадиева Гөлнара Васил кызы татар теле һәм әдәбияты фәннәрен ФДББС нигезендә укыту, үрнәк программалар нигезендә эш программаларын төзү тәләпләре турында сөйләделәр.
Районның тьюторлары Л.А. Закирова һәм Г.Х. Корманова укытучылар алдына чыгыш ясады. 5 нче сыйныфларда укытучы татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында үткәрелгән анкеталарга, аларның ФДББС нигезендә укыту әзерлекләре турында анализ ясадылар.
Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе укыту-методик булегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Р.Ә. Сәләхова 2015 – 2016 нчы уку елына милли мәгариф буенча куелган максат һәм бурычларны ассызыклап үтте.
К списку новостей








