Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
«Татар кызы-2015» бәйгесенең зона туры Яшел Үзәндә узды
Опубликовано: 09.09.2015Республикада иң зур конкурсларның берсе «Татар кызы-2015» бәйгесенә сайлап алу турлары бара. Бөтендөнья татар конгрессы Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә Чиләбедә узачак зур бәйгегә кастинг уздыра.
«Татар кызы-2015» бәйгесенә республика буенча зона турларыннан кызларның иң-иңнәре сайлана. Зона турыннан үткән кызлар Казанда көчләрен, осталыкларын сыныячак. Һәм биредә җиңгән кыз Татарстан данын Чиләбедә яклаячак. Бу атнада зона турында, Яшел Үзәннең 10 нчы гимназиясендә Апас, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле һәм Яшел Үзән кызлары үзләре белән таныштырып, сәнгатькә булган осталыкларын күрсәтте. Яшел Үзән кызы, опера җарчысы Гүзәл Җиһаншинага тиңнәр булмады, ул берсүзсез икенче турга узды.
Гүзәл Җиһаншина 5 нче татар гимназиясен тәмамлап А.В.Аухадеев исемндәге Казан музыка училищесында укый, бүгенге көндә ул Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе аспиранты.
Котлыйбыз!
К списку новостей








