• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Габдулла Тукай исемендәге V Бөтенроссия сәнгатьле укучылар бәйгесе

Опубликовано: 28.04.2015

Казан шәһәренең  М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында                  20 - 24 апрель көннәрендә “Сез кайсы халыктан дисәләр, Батырлар исемен атадым” дип аталган  Габдулла Тукай исемендәге V Бөтенроссия сәнгатьле укучылар бәйгесенең  финал турлары узды.

Әлеге тема Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Бәйгедә катнашучылар жюри алдында татар шагыйрьләре  һәм язучыларының  шигъри, проза әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Бәйгедә Татарстаннан гына түгел,  шулай ук Мәскәү, Красноярск, Омск, Саратов, Пенза, Свердовск өлкәсе, Удмуртия, Марий Эл, Башкортстаннан 250 дән артык укучы катнашты. Чыгыш ясаучылар  – 7 яшьлек балалардан алып театр һәм музыка училищелары, югары уку йортлары студентлары. Бәйге 24 нче апрельдә гала-концерт белән тәмамланды.

Бәйгенең II турында Яшел Үзән районы мәктәпләреннән  21 укучы  катнашты:

1 нче лицей, 3 нче гимназия, 4 нче мәктәп, 5 нче гимназия, 7 нче мәктәп, 9 нчы лицей, 17 нче мәктәп, Әйшә мәктәбе, Акъегет мәктәбе, Татар Танае мәктәбе, Васильево бистәсенең 1 нче кадет-интернат мәктәбе һәм 2 нче мәктәбе.

Яшел Үзән шәһәренең 4 нче гомуми урта белем мәктәбе, 7 нче гомуми урта белем мәктәбе, 17 нче төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары бәйгенең III йомгаклай турында катнаштылар һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр.

          4 нче мәктәп укучылары  Величко Алиса, Гусева Дарья, Бухмина Ксения, Опарин Иван (укытучылар – Гафурова Д.А., Шакирова Р.З.) бу мәртәбәле бәйгедә К. Булатованың “Юк, кайтмасын ул чор...” шигырен,   7 нче мәктәп укучысы Хөсәинов Булат М.Җәлилнең “Вәхшәт”, 17 нче мәктәп укучысы Уткина Виктория Р. Миңнуллинның “Дөнья балаларының кешелеккә әйтер сүзе” шигырләрен сөйләделәр.

Укучыларыбыз шигырьдәге хис-кичерешләрне, түкми-чәчми, йөрәкләре аша үткәреп, тамашачының күңеленә җиткерә алдылар.  Чыгыш ясаучылар барысы да оста, көчле, ә жюри таләпчән иде, шуңа күрә  ярыш та кызу булды. Бәйгедә җиңеп, гала-концертта чыгыш ясаган талантлы  балаларыбыз, башкалардан да сөйләү осталыгына өйрәнеп, сөенеп һәм горурланып, бүләкләр, Диплом алып кайттылар. Алар өчен  бар бүләкләрдән дә кадерлесе  Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әсгарь Шакиров  әйткән мактау сүзләре булган.  Укучылар күңелендә барысы да – Актерлар йортындагы җылы мөгаләмә, сәнгатьле сөйләү осталары, татар әдәбиятының матур, зур  бәйрәме гомергә онытылмаслык булып уелып калыр.

 




К списку новостей