• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

3 нче гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика семинары

Опубликовано: 24.04.2015

2015 нче елның 30нчы мартыннан 24 нче апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Яшен Үзән муниципаль районы мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Татар телен һәм әдәбиятын туган тел һәм чит тел буларак укыту методикасына һәм эчтәлегенә таләпләр” дигән темага багышланган курслар оештырылды. 30нчы  марттан 11 апрельгә кадәр укытучылар кусларның дистант өлешен уздылар. Бу модульдә укытучылар норматив-хокукый документлар, Федераль дәүләт белем стандартлары, эш программаларының структурасы, татар телен һәм әдәбиятын укыту үзенчәлекләре белән таныштылар.

        13 апрельдән курслар Яшел Үзәннең  3нче гимназиясендә дәвам итте. Курсларның кураторы   Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасының  өлкән укытучысы Һадиева Гөлнара Василовна белем бирү процессын оештыруда федераль  таләпләр турында мәгълүмат бирде, укучы  эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруны тәэмин итә торган шәхескә кагылышлы, коммуникатив, танып белү, регулятив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру ысулларын искәртте. Шәмсетдинова Р.Р., Ягафарова Р.Х., Лотфуллин М.В., Мөхәрләмова Г.Н. укытучыларга ФББСка туры килгән уку-укыту методлары, технологик картаны тутыру, дәресләрдә ИКТ куллану турында һ.б. заманча укыту эшчәнлеген оештыруда бик әһәмиятле һәм кирәкле булган темаларны яктырттылар.

         21-22 нче апрельдә курслар кыссаларында гимназиядә "ФББСка күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре" дип исемләнгән республика семинары үткәрелде. Семинарны гимназия директоры Ильина Марина Анатольевна ачып җибәрде.Ул гимназиядә милли тәрбия һәм белем бирүнең торышы турында сөйләде. Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Минһаҗева М.К. программа белән таныштырды. 21 нче апрель көнне гимназия укытучылары Якупова Р.М., Әхмәдова Э.Ә., Сафиуллина Р.Р., Сибгатуллина Ф.Ф., Камалеева Э.Р. һәм Халитова Л.Х. ачык дәресләр күрсәттеләр.  Минһаҗева М.К.,  Караметдинова Г.Г., Сабирзянова Л.М. тарафыннан  Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Исәннәрнең кадерен белик, үлгәннәрнең каберен белик" дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде. 22нче апрель татар теле һәм әдәбияты укытучылары  Нәҗметдинова М.Л. (10 нчы гимназия), Хамидуллина Р.С. (11нче мәктәп), Әдиятуллина М.Х, Абзалина Ф.Г., Караметдинова Г.Г., Сабирзянова Л.М. (3 нче гимназия) укучылар белән дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Семинар "ФББС шартларында заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе" темасына түгәрәк өстәл белән тәмамланды. Татарстан Республикасы Мәгариф үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, педагогик фәннәр кандидаты  Ягафарова Рәдинә Хәким кызы семинар эшенә уңай бәя бирде,  файдалы һәм эчтәлекле дип тапты. Шәһәр укытучылары             3 нче гимназия татар теле һәм әдәбияты укытучыларының дәресләрен һәм чыгышларын  югары бәяләделәр.



К списку новостей