Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Исәннәрнең кадерен белик, Үлгәннәрнең каберен белик!
Опубликовано: 23.04.2015Без инде 70 ел тыныч күк йөзе, якты кояш белән көнебезне каршылыйбыз. Сугыш еллары елдан-ел артта кала. Ләкин, гомер алга барган саен, ул көннәрнең батырлыгы безне ныграк сокландыра, халыкның батырлыгына таң каласың.
21 нче апрель көнне Яшел Үзәннең 3нче гимназиясендә “Советлар Союзы геройлары - безнең якташларыбыз” дигән әдәби-музыкаль чара узды.
Барлыгы Яшел Үзән районынан 34679 кеше фронтка китә, шуларның 11 505 – се генә туган җирләренә әйләнеп кайта. Яшел Үзәннән фронтка киткән һәр өченче солдат вафат була. Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында, дошман тылында, диңгездә һәм күктә тиңдәшсез фидакарьлек үрнәкләре күрсәткән батырларга Советлар Союзы Герое дигән олы исем бирелә. Алтын Йолдызга ия булучылар арасында татар егетләре һәм кызлары да бар. Безнең 15 якташыбыз Герой исемен йөртә. Әтиләр һәм абыйлар сугыш кырларында батырларча сугышкан вакытта 14, 15 яшьлек яшьүсмерләр заводка килә, колхоз кырларына чыга...
Гимназиягә балалар белән очрашуга тыл ветераннары килделәр. Укучылары һәм укытучылары геройларның тормыш юллары һәм батырлыклары турында сөйләделәр. Аларның хатирәләрен залдагы балалар тын да алмыйча тыңладылар. Ветераннар сүзе аларга аеруча тәэсирле булды. Гимназия укучылары Камалеева Ясминә, Хайрутдинова Рәзилә, һәм Мойсеева Ильзирә сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар, Чихирин Тимофей һәм Багапова Зарина максус җыр әзерләделәр, “Орфей ” бию ансамбле бик оста итеп “Солдатлар биюен” башкарды. Тамашачылар аларның чыгышларын бик җылы, яратып алкышладылар.
Бөек Җиңүгә 70 ел дип,
Шатлык белән тибә йөрәкләр.
Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч
Гомерегез озын булсын,
Хөрмәтле ветераннар!
К списку новостей








