• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Укучыларның “Тау ягы: тарихы, мәдәнияте һәм рухи мирасы” исемле I төбәкара эзләнү эшләре республикакүләм бәйгесе

Опубликовано: 21.04.2015

16 нчы апрельдә шәһәребезнең 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле балаларны ачыклау hәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан  укучыларның  “Тау ягы: тарихы, мәдәнияте һәм рухи мирасы” исемле I төбәкара эзләнү эшләре республикакүләм бәйгесе узды. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән укучыларның 59 фәнни-тикшеренү эше тыңланды.

 

 

      Бәйге эшендә  укучыларның фәнни-эзләнү эшләрен  мәртәбәле һәйәт рәисләре һәм әгъзалары: тарих фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры  Вәлиев Рәмзи Кәлим улы, КФУның тарих фәннәре кандидаты, доцент  Гатин Аскар Александрович, тарих фәннәре докторы, Казан федераль университеты доценты Шәкүров Камил Равил улы, Бөтендөнья  татар конгрессы Башкарма комитетының  Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе  Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызы, ТР Зеленодол муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Сәләхова Роза Әбрар кызы  һәм башка тәҗрибәле мөгаллимнәр бәяләде.  Яңгыраган барлык фәнни эшләр һәм докладлар бик актуаль һәм кызыклы булды. Һәрбер чыгыш җанлы әңгәмә, дискуссия, фикер алышу белән үрелеп барды һәм галимнәр тарафыннан зур бәя алды.

      Каһарманлык хисе, иң элек, үзеңнең кече ватаныңны белүдән башлана, диләр. Моның хаклыгын укучылар авыллары тарихын, күренекле шәхесләрен, укытучылар династияләрен, колхозлар тарихларын төрле архив документларына нигезләнеп ачулары белән дәлилләделәр. Бу, әлбәттә, укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерүдә  зур роль уйный. Балаларның эчке ресурслары: үзләренең тамырларын, үткәнен белергә теләүләре – үзе зур мотивация.

       Гомумән, конференциянең оештыручылары нык тырышканнар иде. Җыр-биюгә оста укучылар, укытучылар үзләренең чыгышларын, “Аулак өй” фольклор бәйрәмен күрсәттеләр. Ерак араларны якын итеп килгән кунакларыбыз : “Менә нинди ул минем Тау ягы халкым”, - дип, тирән горурлык  хисе белән таралыштылар.



К списку новостей