• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Якташ язучыларыбызга багышланган очрашу

Опубликовано: 21.04.2015

Әйшә мәктәбендә якташ язучыларыбызга багышланган очрашу булып узды. Укучыларыбызны  якташ язучыларның тормыш юллары һәм иҗатлары белән   тирәнрәк таныштыру йөзеннән Каюм Насыйри, Афзал Шамов, Азат Вергазов, Фаил Шәфигуллин, Мәхмүт Хәсәнов, Идрис Туктарларга багышланган почмак ачылды.

Аны тантаналы рәвештә ачуда Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Рафис Харис улы Корбанов, якташ язучыбыз, драматург Юныс Габулла улы Сафиуллин  катнашты.  Шулай ук чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрованың булуы ямь өстенә  ямь бирде.

Кичәдә Ф.Шәфигуллин исемендәге милли китапханә хезмәткәре Фәния Габделбар кызы Хәкимова юмористик хикәяләр остасы Фаил абыйның иҗаты турында ролик күрсәтте.  Татар Танае мәктәбенең  А.Шамов исемендәге музей җитәкчесе Сания Абдрахман кызы Тимершина язучының фронттан язган хатлары белән таныштырды. Ә 10 нчы гимназиядән килгән кунагыбыз, Каюм Насыйри исемендәге музей җитәкчесе Миләүшә  Нәҗметдинова мәгърифәтчегә  бәйле булган истәлекләр белән таныштырды. Аларның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге К.Насыйри премиясенә лаек булуы, һәм тиздән гимназияләре каршында бөек галимебезгә һәйкәл салыначагы турында хәбәр итте. Үзенең дә К.Насыйри якташы булуы белән чиксез горурлануын әйтте. 5 нче гимназиянең тәрбия эшләрен оештыручы Гөлшат Идвар кызы  Азат абый Вергазовның тормыш юлы һәм иҗаты турында кичәдә катнашучыларга кызыклы мәгълүматлар җиткерде.

Бу чара укучыларыбызның чыгышлары белән үрелеп барды. Бу юнәлештә мәктәп үз эшен әле дәвам итәчәк.  Алдагы уку елында якташ язучыларыбыз иҗаты буенча китап укучылар конференциясе үткәреләчәк.

 



К списку новостей