• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

10 нчы гимназиядә Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара фәнни-тикшеренү укулары

Опубликовано: 07.04.2015

2015 нче елның 3нче апрелендә Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә «Тел гыйлеме һәм әхлакый-эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте» дип исемләнгән яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара  фәнни-тикшеренү укулары үтте.

 Бу көнне якташыбыз галим, педагог, мәгърифәтче Каюм Насыйриның булачак һәйкәленә таш салынды. Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре дә катнашты.

Конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсенең баш киңәшчесе Хәйдәров Ләззәт Илдар улы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының  милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Марс кызы Әхмәтҗанова, Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитеты рәисенең урынбасары - мәгариф идарәсе җитәкчесе Афанасьева Рәисә Вәли кызы, 10 нчы гимназия директоры Будько Светлана Вадим кызы  сәламләделәр. Казан  федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе   Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы, филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре Рәмиев Зөфәр Зәйни улы, Кытай Республикасының татар диаспорасы вәкиле Базарбай Бикчәнтәев чыгыш ясадылар. Шулай ук конференциядә филология фәннәре кандидаты, доцент, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Гүзәл Гомәр кызы Батыршина, география фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты география һәм экологик белем бирү теориясе һәм методика кафедрасы доценты Нияз Миннәхмәт улы Биктимеров, филология фәннәре кандидаты, ислам икътисады һәм идарә итү кафедрасы доценты, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Россия Федерациясенең көнчыгыш белгечләре җәмгыять әгъзасы Ильяс Мулланур улы Мөхаммәтҗанов, химия фәннәре кандидаты, Казан педагогия колледжы укытучысы Гөлнара Тимерхан кызы Габдуллина, педагогия фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты Эльмира Илдар кызы Фазлиева, педагогия фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты  доценты Елена Рәшит кызы Садыйкова, педагогия фәннәре кандидаты, табигый һәм гуманитар фәннәр доценты Ирина Николай кызы Маршалова, филология фәннәре кандидаты, филология фәннәре кандидаты, 31нче татар-рус мәктәбенең милли укыту-тәрбия буенча директор урынбасары Дамир Шәрифҗан улы Гыйльманов, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айгөл Рөстәм кызы Салихова, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Динара Радий кызы Фәрдиева, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илсөяр Гамил кызы Закирова, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Илһамия Ислам кызы Сабитова, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фатыйма Хәлиулла кызы Миңнуллина, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Диләрия Марат кызы Абдуллина, “Гаилә һәм мәктәп” редакциясенең бүлек мөхәррире Надия Вазыйх кызы Шәйхетдинова, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Сабантуй” журналы редакциясенең әдәбият бүлеге җитәкчесе  Йолдыз Әдип кызы Шәрәпова, Каюм Насыйри исемендәге музейны оештыручы Рушания Салих кызы Хөснетдинова, “Мәдәни җомга” газетасы журналисты Нәзирә Рәхмәтуллина , “Татмедиа” АҖ филиалы директоры, “Яшел Үзән” газетасының баш мөхәррире Илсөя  Мансур кызы Завилейская, Кытайдан килеп Казан (Идел буе) федераль университетында белем алучы татар студентлары катнаштылар.

Чарада Мәскәү, Саратов , Санкт-Петербург, Әстерхан, Ульян, Түбән Новгород,  Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Алабуга, Чистай шәһәрләреннән, Алтай, Мари Эл, Чуваш Республикасыннан, Зеленодол, Апас, Сарман, Саба, Тәтеш, Питрәч, Аксубай,  Югары Ослан, Балык Бистәсе, Әтнә, Буа, Биектау, Лаеш, Минзәлә, Алексеевск, Кайбыч, Чүпрәле, Балтач, Теләче, Мөслим районнарыннан 300дән артык укучы катнашты.

 

Секцияләр эше түбәндәге юнәлешләрдә алып барылды:

- Татар филологиясе;

- Рус филологиясе;

- Туган якны өйрәнү (татар телендә);

- Туган якны өйрәнү (рус телендә);

- Тарих;

- Бөек Ватан сугышы;

- Педагогика һәм психология;

- Математика, физика, астрономия

- Химия, география, биология, экология

- Сынлы сәнгать.

Конференциядә катнашучылар чараның әһәмиятле, файдалы һәм кирәкле булуын берничә тапкыр ассызыкладылар. Укучылар да, укытучылар да үзләре өчен бик күп мәгълүмат алдылар, фикер алыштылар.



К списку новостей