• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

«Татар теле һәм әдәбият укытуның актуаль мәсъәләләре» дип исемләнгән семинар- киңәшмә узды

Опубликовано: 26.03.2015

25 нче март көнне 5 нче гимназиядә милли мәсъәләләр буенча директор урынбасарлары, методик берләшмә җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Татар теле һәм әдәбият укытуның актуаль мәсъәләләре» дип исемләнгән семинар- киңәшмә узды. Киңәшмә барышында «Татар теле һәм әдәбиятын укытуга каралган норматив- хокукый документлар», «Татар телен һәм әдәбиятын яңа стандартлар нигезендә укыту», «Татар теленнән IX  сыйныф укучыларына 2015 нче елда бердәм республика тестын узганда куелган таләпләр. Укучылар белән әзерлек эшен алып бару», «11 нче сыйныфларда арадаш аттестация үткәрүгә куелган таләпләр» кебек мөһим мәсьәләләр көн кадагына куелды. Районның әзерлек үткән тьюторлары, экспертлары укытучылар алдына чыгыш ясады, яңалыклар һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.  Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе укыту-методик булегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Сәләхова Р.Ә. 2014 – 2015 нче уку елына милли мәгариф буенча куелган максат һәм бурычларны ассызыклап үтте. Аларны үтәү мөмкинлекләрен, килеп туган проблемаларны билгеләде, чишү юлларын берләгәп эзләү өчен, укытучыларның алдынгы тәҗрибәсенә, уртак проектлар булдыруга юнәлеш алу зарурлыгын билгеләде. Киңәшмә ахырында укытучылар үзләре алдына да, укучылар алдында да куелган бурычларны мөмкин кадәр югары күрсәткечләр белән үтәргә кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар.

 



К списку новостей