Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Яшел Үзәндә Афзал Шамов укулары
Опубликовано: 23.03.20152015 нче елның 20 нче мартында Зеленодол муниципаль районының 5 нче гимназиясендә Татарстан Язучылар берлеге, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать инситуты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты катнашында күренекле татар язучысы Афзалетдин Шиһабетдин улы Шамов истәлегенә багышланган һәм Татарстан Респбуликасы яшь язучыларының иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту, фәнни эзләнүләргә омтылыш тәрбияләү максатыннан оештырылган II республикакүләм Шамов Укулары үтте.
Бу Укуларның беренче турына Татарстанның 15 районыннан, Яшел Үзән, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 62 эш тәкъдим ителде. Икенче турга Казан федераль университеты, Татарстан фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, Язучылар берлеге тарафыннан шәрехләнгән эшләр үтте һәм укучылар икенче турда катнашу өчен, гимназиягә җыйналды.
Яшел Үзән муниципаль районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмә җитәкчесе Зәйнуллина Резеда Кәрим кызы Шамов укуларында катнашучы укучыларны беренче этапта җиңүләре белән котлады, Укулар барышында да уңышлар теләде.
Быелгы Укуларның үзенчәлеге шунда иде: һәйәт әгъзалары тәрҗемәчеләр остаханәсендә эшләгән укучыларны җиңүләре белән тәбрикләде. Укучылар үз чиратында тамаша кылучыларга үз иҗат җимешләрен тәкъдим итте.
“Шамовның иҗат мирасы”, “Татарстан Республикасының яшь язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты” остаханәсендә катнашучылар өчен бәйге дәвам итте. Укучылар берсеннән- берсе кызыклы реферат һәм проект эшләре якладылар һәм һәркайсы призлы урынга лаек дип табылды.
Язучының кызы Әлфия апа Шамованың чыгышын укучылар һәм укытучылар кызыксынып тыңладылар. Әтисенә карата булган җылы мөнәсәбәте, ихтирамы башкаларда да тирән хөрмәт уятты.
“Иҗат куәсе кайда яши?” дип аталган сөйләшү укучылар өчен аерым кызык һәм мактыргыч булды. Алар Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Кыям улы Аймәт, Рифат Сәлах, Татарстан китап нәшрияты баш редакторы Ленар Шәех иҗаты белән якынрак танышу мөмкинлегенә ия булдылар, әдипләрнең үзләре башкаруында шигырьләр тыңладылар.
Һәйәт әгъзалары укучыларның фәнни-эзләнү мөмкинлекләрен, язучы иҗатын өйрәнү дәрәҗәсен, фикерләү сәләтен, сорауларга төгәл җавап бирү, үз карашын җиткерә белүләрен югары бәяләделәр. Бу укулар киләчәктә дә дәвамлы булырга тиеш дигән нәтиҗә ясадылар.
К списку новостей








