• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Яшел Үзән районында үзбәк мәктәбе эшли

Опубликовано: 30.01.2015

    Үзбәк якшәмбе мәктәбендә Яшел Үзән мәктәпләрендә белем алучы үзбәк балары өчен бик тәэсирле, ихлас сөйләшү булды. Укытучы Алиев Шамил Камил улы укучылар белән “Әни – иң кадерле кеше” темасына  ачык дәрес уздырды. Көнчыгыш халыкларының  һәлакәттә  сукыр  калган улына үз күзен биреп күзле иткән, шул гариплеге аркасында баласының нәфрәтенә дучар булган ана турындагы риваяте укучыларны тетрәндерде, тирән уйларга этәрде.  Ананың баласына булган чиксез мәрхәмәте, үз-үзен аямыйча ярдәм итүе өчен кешеләр ихтирамлы була белергә тиеш, диделәр укучылар. Һәркем үз әнисенең иң чибәр, сөйкемле, уңган, кешелекле булуы турында дәлилләп күрсәтте. Ананың изге  йөрәгенә иң яхшы хисләр тупланган! Авыр сүзләр, битарафлык, усаллык әниләрне рәнҗетә. Әниләрне рәнҗетергә ярамый!Аналарны олылау, кадерләп карау – үзбәк халкының матур йоласы. Безнең укучыларыбыз да бу изге йоланы сакларлар, югалтмаслар



К списку новостей