Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Осиново гимназиясендә татар, рус һәм инглиз теле укытучыларының муниципаль семинары
Опубликовано: 29.01.2015
27нче гыйнвар көнне С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясендә “Гомуми һәм өстәмә белем бирүдә интеграция нигезенә таянып бер бөтен белемне мәктәп киңлекләрендә формалаштыру” темасына багышланган татар, рус һәм инглиз теле укытучыларының муниципаль семинары булып узды. Районыбызның методик ярдәм күрсәтүче җитәкчеләребезгә, укытучыларга заманча җиһазландырылган кабинетларда: сыйнфтан тыш чаралар, мастер класслар, концерт, фольклор, дәресләрдән өзекләр күрсәтелде. Барлык чаралар да: ФГОС таләпләренә, балаларның яшь үзенчәлекләренә, тәрбияви маскатларга ирешүгә, талерантлык шәхес тәрбияләргә туры килерлек итеп төзелде. Семинар сәнгать мәктәбе белән берлектә алып барылды. Семинарга нәтиҗә ясалды. Килгән кунакларыбыз гимназия турында җылы сүзләр, якты хәтирәләр калдырып киттеләр.
К списку новостей








