Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының муниципаль семинары
Опубликовано: 16.04.2014
15 нче апрельдә 4 нче гомуми урта белем мәктәбендә “Укучыларның сөйләм культурасын формалаштыру” темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының муниципаль семинары үткәрелде. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә татар телен аралашу чарасы буларак укыту, шулай ук тел ярдәмендә укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның коммуникатив культурасын формалаштыру бурычы куела. Татар телен гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә, укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булырга тиешләр.
Телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булып коммуникатив һәм эшчәнлекле методлар санала. Татар теленә өйрәтүнең төп принциплары шушы юнәлешләрнең нигезен тәшкил итәләр. Семинарда укытучылар укучыларның аралашу осталыгын формалаштыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Мәгариф идарәсенең укыту-методик тәэминат бүлеге җитәкчесе Сәләхова Роза Абрар кызы укытучылар алдында Бердәм республика тестын үткәрүгә әзерлек һәм оештыру эшләре, ана телен өйрәнү буенча өстәмә дәресләр алып бару мәсьәләләре турында чыгыш ясады.
К списку новостей








