• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Татарстанда яшүсмерләр өчен «Китап җаны» проекты башланды

Опубликовано: 19.10.2026

Татарстанда 12–18 яшьлек яшүсмерләрне берләштерүче «Китап җаны» әдәби-медиа проекты старт алды. Проект кысаларында катнашучылар әдәбият белән командалы квизлар, китап клублары һәм иҗади медиа аша танышачак.

Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

9–16 октябрьдә татар телендә әдәби квизлар узды.

Октябрь уртасыннан район китапханәләрендә китап клублары эшли башлады. Анда яшүсмерләр татар классикасы һәм хәзерге авторларның әсәрләрен фикер алышачак. 

Проектта катнашучылар шулай ук татар әдәбиятына багышланган китап блоглары алып бара һәм район газеталарын әзерли. Газета редакцияләре үз эшләрен ноябрьдә тәкъдим итәчәк. Нәтиҗәдә иң яхшы 20 команда декабрьдә Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак финал әдәби квизда катнашачак. 

Яшел Үзәннең 5 нче гимназия укучылыннан торган 2 команда катнашты. Командалар «Китап җаны» әдәби квизында I һәм II урыннарны яуладылар! Алар үзләрен чын яшь әдәбиятчеләр итеп күрсәттеләр! Афәрин! Укучыларыбыз белән горурланабыз һәм яңа интеллектуаль җиңүләр телибез!



К списку новостей