Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Яшел Үзән районы мәгариф оешмалары делегациясе Түбән Новгород өлкәсендә узган чарада катнашты
Опубликовано: 14.05.20252025 елның 13 маенда Түбән Новгород өлкәсе Краснооктябрьск округының А.С. Садеков исемендәге Зур Рбишча урта мәктәбендә Россия Федерациясе төбәкләренең гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында IV төбәкара «И туган тел, и матур тел»дип аталган иҗади бәйге узды.
Бәйгенең максаты - рухи мәдәниятне, патриотик тәрбияне, сөйләм үсешен һәм нәфис сүзгә кызыксыну уяту, Шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатьлелеген тоя белүне үстерү.
Быел бәйге җирле халыклар телләренең Халыкара унъеллыгы һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80-еллыгы кысаларында үткәрелде.
Яшел Үзән районы мәктәпләре укучылары конкурста онлайн катнаштылар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Чара кысаларында шулай ук туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары семинары узды, анда безнең район педагоглары онлайн форматта катнашты.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе составында чарада Яшел Үзән мәгариф идарәсе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының мәгариф оешмалары директорлары катнашты.
А.С. Садеков исемендәге Зур Рбишча урта мәктәбе коллективына милли традицияләрне үстергән, татар халкының мәдәни мирасын саклаган, халыклар арасындагы дуслыкны һәм Россия Федерациясе субъектлары арасындагы элемтәләрне ныгыткан өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
К списку новостей