• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

3 нче гимназиядә «Үз халкын данга күмгән татарлар» исемендәге Х Бөтенроссия фәнни – гамәли конференция узды

Опубликовано: 14.02.2025

14 февраль көнне Яшел Үзәннең 3 нче гимназиясендә «Үз халкын данга күмгән татарлар» дип исемләнгән Х Бөтенроссия фәнни – гамәли конференция  үткәрелде. Ул күренекле татарлар тормышын, аларның иҗатын, мирасын тирәнтен өйрәнү һәм пропагандалау максаты белән, укучыларда халкыбыз белән горурлану хисе тудыру, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү юнәлешендә уздырыла.

Россия Федерациясе регионнарыннан: Пенза, Самара, Саратов, Ульяновск өлкәләре, Чувашия Республикасы, Удмуртия Республикасы, Мордовия Республикасы мәктәпләреннән; Татарстан Республикасы районнары  мәктәпләреннән укучылар һәм укытучылар катнаштылар.

Конференция секцияләрдә татар һәм рус телләрендә эшләде: «Мин сокланырлык кеше», «Шушы яктан, шушы туфрактан ул»,  «Күренекле татарлар», «Сәясәт, фән, медицина һәм cпорт өлкәсендә күренекле татарлар», «Әдәбият, мәдәният, сәнгать өлкәсендә күренекле татарлар», «Идел буе халыкларының танылган вәкилләре», һәм быел яңа секция эшләде «Татар күңеленең ае һәм рус поэзиясенең кояшы» (Г. Тукай һәм А.С. Пушкин иҗатына чагыштырма анализ).

Конференциягә барлыгы 311 эш кабул ителде. Укучыларның эчтәлекле чыгышларын һәйәт әгъзалары, иҗтимагый оешма вәкилләре бәяләделәр. Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар бирелде.

 



К списку новостей