Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен курслар узды
Опубликовано: 29.11.2024Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе укытучыларның квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы нигезендә, укытучыларга методик ярдәм күрсәтү максатларында, Яшел Үзән районы мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Яңа дәрәҗәдәге укыту-методик комплектлары буенча туган (татар) телен һәм әдәбиятын укытуның методик аспектлары» темасына 25 – 29 ноябрендә курслар үткәрелде. Курсларда 50 укытучы укыды.
Курсларны алып бардылар:
Мөхәрләмова Гөлназ Нурфат кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты;
Шәкурова Мөслимә Мәгъсум кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты;
Абдуллина Диләрия Марат кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты;
Гыйниятуллина Лилия Миңнулла кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, доцент.
К списку новостей