Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе «Татарча диктант»
Опубликовано: 12.11.2024«Татарча диктант» белем тикшерү акциясе «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү», Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кысаларында, татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру. максаты белән уздырыла.
Акция – ел саен уздырыла һәм теләге булган һәр кеше катнаша ала торган белем тикшерү акциясе.
Акцияне оештыручылар: «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара берлеге Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан (Идел буе) Федераль Университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТНВ телерадиокомпаниясе
Акция турында тулы мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырыла: http://diktant.tatar
Диктант онлайн режимда, ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканаллары эфирында уза.
Шулай ук, Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан Республикасы районнарында да мәйданчыклар булдырыла.
Яшел Узәндә 39 мәйданчыкта – мәктәпләрдә оештырылды. Барлык диктант язарга теләүче: укучылар, укытучылар, әти-әниләр катнаштылар. Барысы офлайн һәм онлайн форматта 5159 кеше катнашты.
К списку новостей