Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
«Россия дәүләтчелеге үсешендә татар халкының роле»
Опубликовано: 10.12.20132013 нче елның 10 декабрендә Яшел Үзән шәһәренең 1 нче лицеенда “Россия дәүләтчелеге үсешендә татар халкының роле” дип исемләнгән Романовлар династиясенең 400 еллыгына багышланган республика фәнни-гамәли конференциясе үтте.
Конференциянең пленар утырышы Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә узды. Конференциядә катнашучыларны сәләмләү сүзе белән Халыкара Педагогика академиясеннән галимнәр, халыкара гуманитар академиясе президенты, ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институтыннан, Казан федераль университетыннан, “Европа-Азия” халыкара гуманитар академиясеннән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан, Венгрия - Будапешт һәм Франция – Париждагы татар диаспораларыннан, ТФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан чыгыш ясадылар. Секцион утырышлар МБУ “Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының 1 нче лицее”нда уздырылды. Утырышларда Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән, Зеленодол, Апас, Питрәч, Балык Бистәсе, Актаныш, Аксубай, Питрәч, Бөгелмә, Балтач, Баулы, Чүпрәле, Тәтеш, Тукай районнарыннан, Чуваш Республикасының Комсомольск районыннан 67 укучы, 65 укытучы катнашты. Конференциядә катнашучылар адресына Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле - Әхмәтшин Ш.К. һәм Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасынан мөрәҗәгать алынды.
Секцияләр эше түбәндәге юнәлешләрдә төзелде. Укучылар өчен:
- Россия дәүләтенең сәяси тормышында татар иҗтимагый эшлеклеләре;
- Россия империясенең сәүдә һәм сәнәгать үсешенә татар эшмәкәрләре керткән өлеш;
- татарлар хәрби хезмәттә;
- Урта Идел һәм Урал халыклары 1812 елгы Ватан сугышында;
- татарларда китап басу һәм мәдәният үсеше;
- Урта Идел һәм Урал халыкларының рухи үсешендә татар мәдәниятенең роле;
- татар галимнәре һәм Көнчыгышны өйрәнү фәне.
Укытучылар өчен:
- уку дисциплиналарын укыту кысаларында татар халкының Россия дәүләте үсешендәге ролен өйрәнүдә заманча фәнни-методик карашлар;
- шәҗәрәләр төзү эшенең теоретик һәм методик нигезләре;
-Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм популярлаштыруда туган якны өйрәнүнең роле;
-Идел буе халыклары тарихын өйрәнү буенча методик материаллар.
Конференциядә катнашучылар бу чараның әһәмиятле, файдалы һәм кирәкле булуын берничә тапкыр ассызыкладылар. Укучылар да, укытучылар да үзләре өчен бик күп мәгълүмат алдылар, фикер алыштылар.
К списку новостей








