• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

«Татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» Бөтенроссия бәйгесе

Опубликовано: 22.05.2024

2024 елның 1 апреленнән 18 маена кадәр Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Россия Федерациясендә Гаилә елына һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы игълан иткән Шәхесләр елына багышланган «Татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» Бөтенроссия бәйгесе уздырылды.

Бәйгенең төп максатлары: укытучыларның иҗади эшчәнлеген һәм һөнәри осталыгын үстерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, мәгарифтә компетентлы якын килү принципларын тормышка ашыру, дәресләрне оештыру һәм үткәрүнең инновацион методикаларын булдыруда педагогларның активлыгын стимуллаштыру, үсеп килүче буында гаилә кыйммәтләрен формалаштыру.

Бәйгедә укытучылар һәм тәрбиячеләр катнаша ала. Катнашу бушлай. Җиңүчеләр һәм лауреатлар Конгресс дипломнары һәм акчалата призлар белән бүләкләнәләр. Җиңүчеләр исемлегенә кермәгән конкурсантларга катнашучы сертификаты тапшырыла.

Гаризалар һәм бәйге материалларына сылтамалар агымдагы елның 16 апреленә кадәр magarif.komitet@gmail.com электрон адресына кабул ителә.

Тулы мәгълүмат бәйгенең нигезләмәсендә:

«Татар теле дәресенең методик эшләнмәләре»
Бөтенроссия бәйгесе нәтиҗәләре

Оештыру комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән барлыгы 90 гариза кабул ителде.

Бәйгедә Татарстанның Азнакай, Арча, Бөгелмә, Актаныш, Кукмара, Яшел Үзән, Алабуга районнары, Казан, Яр Чаллы шәһәрләре һәм Башкортстан Республикасы, Әстерхан, Свердловск, Самара, Ульян, Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Красноярск крае белем бирү оешмалары укытучылары һәм тәрбиячеләре актив катнашты.

 

Компетентлы жюри әгъзалары бәйгенең җиңүчеләрен билгеләде.

Яшел Үзән укытучылары сертификатлар белән бүләкләнде.

 

Нәтиҗәләр  ссылка буенча:  https://tatar-congress.org/tatar-tele-deresenen-metodik-eshlenmelere/

 

Катнашучы сертификаты:  https://cloud.mail.ru/public/HusE/HVEoyVWU1

 



К списку новостей