Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Бүген Әйшә урта мәктәбендә 21 февраль Халыкара туган телләр көненә багышланган чара үткәрелде.
Опубликовано: 21.02.2024Бүген Әйшә урта мәктәбендә 21 февраль Халыкара туган телләр көненә багышланган чара үткәрелде.
Мәктәптә төрле милләт укучылары белем ала. Алар барысын да сокландырып, татар, рус, инглиз, чуаш, үзбәк, мордва, азербайдҗан, чегән, казах, украин, мари телләрендә шигырьләр укыды, матур җырлар җырлады, дәртле биюләр биеде. Чараны 7- 8 нче сыйныф укучылары белән берлектә мәктәбебезнең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Эльвира Бачкова үткәрде. Педагог барлык укучылар өчен дә кызыклы чара оештыра алды. Ә инглиз теле укытучысы Гөлнара Газизова 8 - 9 нчы сыйныф укучылары белән "Принц һәм хәерче" әкиятен сәхнәләштерде. Чара ике дәүләт телендә: татар һәм рус телләрендә алып барылды. Бәйрәм уңай атмосферада узды.
Әйе, Әйшә мәктәбендә төрле милләт балалары укыса да, алар бер-берсе белән дус һәм тату яши! Киләчәктә дә шулай булсын!
К списку новостей