Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
16 нчы мәктәпнең «Сәләт – Яшел Үзән» клубы - IX Республикакүләм «Сәмрух» Ел премиясе җиңүчеләре
Опубликовано: 19.02.202419 февральдә «Пирамида» комплексында IХ «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы узды. Анда ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашучы талантлы балалар һәм яшьләр, үзәкнең проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итүче партнерлар бүләкләнде.
«Быел премия барлыгы 18 номинациядә билгеләнде. «Сәмрух» сыны белән беррәттән җиңүчеләргә акчалата премия каралган.
Җиңүчеләребез - бәйгенең «Ел клубы» номинациясе лауреатлары 16 нчы мәктәпнең «Сәләт - Яшел Үзән» клубы.
Котлыйбыз!
Төбәк Сәләт клубының уңышлы эшчәнлек сере - зирәк укытучыда!
2023 ел нәтиҗәләре буенча «Ел клуб укытучысы» исеменә «Сәләт — Яшел Үзән» клубы җитәкчесе - укытучысы Динә Сөләйман кызы Садриева лаек булды. Аңа Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.
Афәрин! Сокланабыз, хөрмәт итәбез, яратабыз!
Бу аларның Республикакүләм сәләтле балалар клублары өчен үткәрелә торган «Сәмрух» Ел премиясендә 2017 нче елдан катнашып килүче «Сәләт - Яшел Үзән» клубының 6 нчы тапкыр җиңүләре.
Районыбызда моңа кадәр 2 клуб эшләп килде:
«Сәләт - Яшел Үзән» - 16 нчы мәктәп һәм «Сәләт - Осиново» - Осиново гимназиясе (2022 елда шулай ук җиңүчеләр).
Ә быел тагын бер сәләтле балалар клубы барлыкка килде – «Сәләт – Идел» - Васильевның 3 нче татар мәктәбе.
Тантанага 3 клубыбыз ияләре дә чакырылышлы иде.
К списку новостей