Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
3 нче гимназиядә «Үз халкын данга күмгән татарлар» исемендәге IХ Бөтенроссия фәнни – гамәли конференция узды
Опубликовано: 20.02.202416 февраль көнне Яшел Үзәннең 3 нче гимназиясендә «Үз халкын данга күмгән татарлар» дип исемләнгән IХ Бөтенроссия фәнни – гамәли конференция үткәрелде. Ул күренекле татарлар тормышын, аларның иҗатын, мирасын тирәнтен өйрәнү һәм пропагандалау максаты белән, укучыларда халкыбыз белән горурлану хисе тудыру, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү юнәлешендә уздырыла.
Россия Федерациясе регионнарыннан: Пенза, Самара, Түбән Новгород, Әстерхан, Ульяновск өлкәләре, Чувашия Республикасы, Удмуртия Республикасы, Мордовия Республикасы мәктәпләреннән; Спасс, Лаеш, Балык Бистәсе, Тукай, Апас, Буа, Яшел Үзән районнары мәктәпләреннән укучылар һәм укытучылар катнаштылар.
Конференция секцияләрдә татар һәм рус телләрендә эшләде: «Мин сокланырлык кеше», «Шушы яктан, шушы туфрактан ул», «Күренекле татарлар», «Сәясәт, фән, медицина һәм cпорт өлкәсендә күренекле татарлар», «Әдәбият, мәдәният, сәнгать өлкәсендә күренекле татарлар», «Идел буе халыкларының танылган вәкилләре». әдәби проект «Шигырь». «Конференциягә барлыгы 285 эш кабул ителде. Укучыларның эчтәлекле чыгышларын һәйәт әгъзалары - Казан федераль университеты галимнәре, аспирантлары, иҗтимагый оешма вәкилләре бәяләделәр. Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар бирелде.
К списку новостей