• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Яшел Үзәндә Төбәкара «Татар кызы – 2023» бәйгесе узды

Опубликовано: 13.12.2023

Бүген Яшел Үзәндә Төбәкара «Татар кызы – 2023» бәйгесе узды.

Бәйгедә Яшел Үзән мәктәпләреннән һәм Курган өлкәсенең татар мәктәпләреннән 5 – 11 нче кызлары катнашты.

«Татар кызы – 2023» титулы өчен 18 укучы кыз көч сынашкан  бәйге  Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында узды. 

Бәйге Яшел Үзән районы Башкарма комитеты, Мәгариф идарәсе, Яшел Үзәндә Бөтендөнья татар конгрессы бүлекчәсе, Яшел Үзән «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы, «Яшел Үзән» газетасы тарафыннан оештырылды.

Бәйгенең беренче, танышу өлешендә, катнашучылар үзләре, сәләтләре, җиңүләре белән таныштырып киттеләр. Чыгышлар бер-берсенә охшамаган иде. Кайбер катнашучылар үзләренең чыгышларында  татарлыкны саклап калу турында сөйләделәр. Икенчеләре үзләренең җыр-бию осталыкларын тәкъдим иттеләр.  Кыскасы, барлык чыгышларда да иҗади якын килү күзәтелде.

Өч  сәгатькә якын сузылган ярышта «Татар кызы – 2023»  бәйгесенең Гран-при исеменә 5 нче гимназия укучысы Нотфуллина Камилә һәм һәм Осиново гимназиясе укучысы лаек булдылар.

Яшь  туташларыбыз төрле-төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Җиңүчеләрне район Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Гөлнур Рәис кызы Зыятдинова һәм «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Гөлинә Рөстәм кызы Саттарова тәбрикләде. Барлык катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды.

Барлык катнашучыларны да чын күңелдән котлыйбыз!

Алар чыннан да үз исемнәренә лаек булуларын күрсәттеләр. Чөнки барысы да бәйгегә тиешле дәрәҗәдә әзерләнеп килгән, алар – чын Татар кызлары! Мондый бәйгеләр яшьләрнең искиткеч сәләтле, дәртле, кызыксынучан, актив икәнлеген күрсәтә.

Бәйгедә катнашучы кызларыбызның уңганлыгы, булганлыгы, кул эшләренә, җыр-биюгә һәм нәфис сүзгә осталыгы хакында тулырак  район газетасыннан  укып белә аласыз.

Бәйгедән фоторепортаж:

https://yashel-uzan.ru/photo/iasel-uzannen-5nce-gimnaziiasenda-bugen-tatar-kyzy-baigese-uzdy



К списку новостей