• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Доступ запрещён

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

IV Төбәкара Равил Сәйфетдинов укулары

Опубликовано: 29.11.2023

Һәр төбәк, һәр як үзенең   танылган шәхесләре белән билгеле. Безнең Яшел Үзәнебез – дөньяга Каюм Насыйрилары, Ризаэддин Фәхреддине, Фаил Шәфигуллины һәм Афзал Шамовы, Азат Вергазовлары белән билгеле төбәк. Сигез гасырлык чал тарихы булган, Баһаветдин Вәисиләрне биргән  Мулла Иле авылының изге  уңдырышлы туфрагында туып, шуннан яшәү һәм илһам чыганагы алучы, бар кешеләрне дә эчкерсез ярата белүче танылган шагыйрь, публицист, мөхтәрәм аксакалыбыз Равил Гарәф улы Сәйфетдинов бөтен районыбызның да мөхтәрәм һәм күренекле шәхесе иде.  Ул авыл мәктәбендә 45 ел буе укытучы, шуның 29 елын директор булып эшләгән; 2005 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Мулла иле авылы мәчетенең имам-хатыйбы  вазыйфаларын башкарган. Аның иҗатына үз вакытында Х.Туфан, И.Юзеев кебек танылган татар шагыйрьләре дә югары бәя биргәннәр:

“Мөгаллим дә, шагыйрь дә булган сәләтле шәхес” (И.Юзеев),

“Шигырь Мәҗнүне. Шагыйрь, мулла-укытучы.” (Т.Галиуллин)

         29 нчы ноябрьдә 16 нчы  мәктәптә  укытучы, шагыйрь якташыбыз иҗатына багышланган «IV Төбәкара Равил Сәйфетдинов укулары» узды. Укуларда катнашучыларның саны елдан-ел арта. Укуларда Курган өлкәсе татар мәктәпләре укучыларының видео чыгышлары тыңланылды, һәм аларга югары бәя бирелде.

Укучыларның чыгышларын мәртәбәле казыйлар бәяләде:

Шәрәфиева Люция Рафаэль кызы – «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең хәбәрләр бүлеге җитәкчесе;

Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызы –   Татарстанның атказанган укытучысы, җәмәгать эшлеклесе;

Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин – Яшел Үзән районының имам-мөхтәсибе;

Гыйльметдинова Рузилә Әмир кызы – Татарстан Республикасы Хөкүмәте Документлар белән тәэмин итү идарәсендәге Редакторлар экспертизасы һәм тәрҗемәләр бүлегенең баш белгече;

Садыкова Илсөя Мансур кызы  – «Яшел Үзән» газетасы баш мөхәррире;

Сәләхова Роза Әбрар кызы – Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе информацион-методик булегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты;

Җаббаров Ирек Вазыйх улы – Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе информацион-методик булеге методисты;

Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы – «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары  иҗтимагый  оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе, «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районынының С.К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе директоры;

Зиатдинова Гөлнур Рәис кызы кызы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе, «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районыны Әйшә гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе директоры;

Әминова Рәмзия Зәйнәгытдин кызы – югары категорияле татар теле укытучысы, җәмәгать эшлеклесе;

Гайсина Суфия Искәндәр кызы – югары категорияле татар теле укытучысы, җәмәгать эшлеклесе;

Шәйхетдинов Тимерхан Нурислам улы – студент, яшьләр иҗтимагый оешмалары активисты;

Зыятдинова Айсылу Равиль кызы – Фаил Шәфигуллин исемендәге туган якны өйрәнү китапханәсе мөдире;

Балабаева Гөлүсә Әхмәт кызы – Фаил Шәфигуллин исемендәге туган якны өйрәнү китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе.

 



К списку новостей