• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Яшел Үзән укытучылары I Бөтенроссия «Туган тел» форумында катнашты

Опубликовано: 15.11.2023

Бөтенроссия «Туган тел» форумы 12-14 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Форум эшендә Россиянең 30 төбәгеннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәреслек авторлары, галимнәр, татар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәп җитәкчеләре, мәгариф белән идарә итү органнары, төбәкләрдәге татар милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре һәм татар мөселман дини белем бирү оешмалары мөгаллимнәре – барлыгы 800 кеше катнашты. Форум агымдагы елда оештырылган Бөтенроссия татар теле укытучылары ассоциациясенең беренче җыелышы буларак үткәрелде.

Форум Татарстан Республикасы Рәисе Миңнеханов Рөстәм Нургали улы катнашында узды.

Рәисебез үзенең чыгышында бүген татар телен, милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан алып барыла торган зур эшне дә атап үтте.

Шулай ук форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы сәламләде.

Форумда Яшел Үзән мәгариф оешмаларыннан зур делегация катнашты.

 



К списку новостей