Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Васильево 3 нче номерлы урта мәктәбендә – Бөтендөнья туган телләр көне
Опубликовано: 21.02.2023Һәр класста беренче дәресләр “Туган тел” җырын башкару белән башланып китте.
Башлангыч класслар тарафыннан “Татарстан-безнең гомуми туган йортыбыз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Укучылар тел турында шигырьләр сөйләделәр, татар һәм рус халык биюләрен биеделәр, җырлар җырладылар, театраль күренешләр күрсәттеләр. Кичә бергәләп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
6 классларда рус теленнән “Родной язык-душа народа” дип исемләнгән класстан тыш чара булып узды.
Классларда татарча “Сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр” бәйгесе үткәрелде.
“Туган телем син нинди гүзәл” дип исемләнгән 10-11 класслар өчен
китапханә дәресе үткәрелде. Васильево бистәсенең 6 нчы номерлы китапханә мөдире укучыларга бик кызыклы мәгълуматлар тапшырды, викторина сорауларына җавап бирделәр, мавыктыргыч һәм тәрбияви видеофрагментлар карадылар.
Һәр класс җитәкчесе класс сәгатьләрен Телләр көненә багышлап үткәрде.
К списку новостей