• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

3нче гимназиядә Туган тел көненә багышланган «Айлин һәм Данияр маҗаралары» спектакленең премьерасы

Опубликовано: 21.02.2023

2023 нче ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.

Безнең гимназиябез өчен төп бәйрәмнәрнең берсе - туган тел көне. Ул ел саен 21 февральдә уза. Аны балалар көтә, олылар да, әти-әниләребез дә көтә. Халыкара туган тел көне, барыннан да элек, юкка чыга торган телләрне яклауга юнәлдерелгән.  Нинди дә булса телнең юкка чыгуы кешелек мирасы кисәкчәләрен югалту дигән сүз. Ел саен без бәйрәмне дөньяның бер иленә багышлыйбыз.

Безнең гимназиядә төрле милләт балалары белем алганга күрә, без бу көнне гимназиядә укучы балаларның илләрен сайлыйбыз. Узган ел безнең чара Үзбәкстан Республикасына багышланды. Быел безнең «Яшьләр канаты/ Молодёжное крыло» балалар мәктәп оешмасына 10 ел тула. Әлбәттә, бу елны без яраткан Республикабызга багышларга булдык. Безнең гимназиядә 1058 укучы белем ала, шуларның 496сы - татарлар. Татарстан Республикасы көненә без җентекләп әзерләндек. Гимназиядә кече сыйныф укучылары өчен төрле халыкларның күчмә милли уеннары, викториналар, бәйгеләр оештырылды, актлар залында «Яшьләр канаты/Молодёжное крыло» балалар мәктәп оешмасына йөрүче укучылар «Татар әкиятләрендә Айлин һәм Данияр маҗаралары» спектаклен күрсәттеләр. Тамашачылар алдында Сабантуй - татар халкының төп бәйрәме, шулай ук Суанас, Шүрәле турындагы татар әкиятләре буенча спектакль уйнатылды.

Үз халкының мәдәнияте традицияләрендә тәрбия процессын төзү кыйммәтле юнәлешләр, рухи-әхлакый тотрыклылык, гражданлык-патриотик позиция формалаштыруга ярдәм итә. Этномәдәни традицияләр буыннарның дәвамчанлыгын тәэмин итә, тәрбия процессының нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итә. Алар укучыларны мәдәниятләр диалогында актив катнашырга җәлеп итә.

Эш белән мәшгульлеккә, вакыт җитмәүгә карамастан, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булулары өчен ата-аналарга рәхмәт белдерәсебез килә.

 



К списку новостей