• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Әйшә мәктәбендә – Халыкара Туган телләр көне

Опубликовано: 21.02.2023

Дөньяда иң – иң матур тел

Ул – минем туган телем!

21 нче февраль - Халыкара Туган телләр көне. Быел бу чара Әйшә урта мәктәбендә башкачарак форматта үтте. Бәйрәмне туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Эльвира Бачкова белән мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Гөлнара Газизова оештырды. Татар төркемендә белем алучы 5,7,8 нче сыйныф укучылары укытучылары тарафыннан иҗат ителгән “Дәү әнидә кунакта”, ә 7 нче сыйныф укучылары инглиз телендә О.Уайльда әсәре буенча “Кентервильское привидение” дип исемләнгән спектакльне сәхнәләштерде. Укучылар бу чарага бик ныклап әзерләнделәр. Укытучылары белән берлектә декорацияләр ясадылар, рольләрне кат-кат кабатладылар. Спектакльләр уңышлы узды, укучылар артистларның чыгышларын алкышларга күмде. Мондый чаралар аларны тагын да илһамландыра, алдагыларына дәрт өсти. Туган телне һәм башка телләрне дә ныклап өйрәнегез! “Телләр белгән-илләр гизгән!”,-ди бит халкым да.

 



К списку новостей