• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Милли-мәдәни үзәк утырышы

Опубликовано: 19.09.2013

18 нче сентябрь көнне милли-мәдәни үзәкнең  чираттагы  утырышы булды. Утырышта  милли-мәдәни үзәкнең  җитәкчесе, Габдулла Тукай фонды директоры  Филиппова Клара  Мәрдән кызы, совет  әгъзалары, мәгариф  идарәсенең  баш  белгече  Мостафина Рәйхан Абдулла кызы, ”Яшел Үзән” газетасы  журналисты  Әлифел Таразова, милли  мәсьәләләр  буенча директор урынбасарлары, татар теле  һәм  әдәбияты  укытучылары  катнаштылар.

Утырышта  иң төп мәсьәләләрнең берсе - шәһәребездә  татар теленең   куллану даирәсе. Бу  мәсьәләдә   мәктәпләрнең эше мактауга лаек, ләкин шәһәр күләмендә әле сүлпәнлек  сизелә. Телне өйрәтүдә, тарихыбызга кызыксыну тәрбияләүдә укытучылар белән беррәттән    әти-әниләрнең    дә  роле  бик зур. Моны  утырышта  катнашкан  һәр кеше  ассызлыклады. Шул нисбәттән шәһәр мәктәпләрендә ел дәвамында ата-аналар  җыелышлары уздырылачак.

Шәһәребездә Габдулла Тукай һәйкәлен  булдыру  һәр татар кешесенең хыялы. Бу турыда да шактый фикерләр әйтелде, киң  җәмәгатьчелеккә, ягъни шәһәр  халкына  ярдәм сорап мөрәҗәгать  итәргә дигән фикергә киленде. Утырышта Габдулла Тукайның 127 еллыгы уңаеннан үткәрелгән “Тукай безнең күңелләрдә” дигән бәйгегә йомгак ясалды: 10 нчы гимназия - 1урын,  1 нче лицей  - 2 урын,  3 нче гимназия – 3 урынга лаек булды.  Жиңүчеләргә  акчалата премия бирелде. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!



К списку новостей