Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Укытучы, шагыйрь Равил Сәйфетдинов иҗатына багышланган III Төбәкара Равил Сәйфетдинов укулары
Опубликовано: 09.12.20229 декабрьдә Яшел Үзән шәһәренең 16 нчы мәктәбендә укытучы, шагыйрь Равил Сәйфетдинов иҗатына багышланган III төбәкара Равил Сәйфетдинов укулары узды. 2013 нче елда әлеге мәктәптә Р. Сәйфетдинов катнашында сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесе үткәрелгән иде. Узган уку елында әлеге бәйге читтән торып үткәрелде. Ул укуларда Курган өлкәсенең Кызылбай мәктәбе укучылары да катнашты. Эш шунда: 2017 елның ноябрендә Курган өлкәсендә узган «Татар мәгарифе көннәре»ндә безнең мәктәп белән Кызылбай мәктәбе арасында үзара хезмәттәшлек килешүе төзелгән иде. Шушы вакыттан без әлеге мәктәп коллективы белән даими аралашып яшибез. Быелгы укуларга да алар безгә укучылар сөйләгән шигырьләрне җибәрделәр.
Бәйгегә барлыгы Яшел Үзән шәһәре һәм районы мәктәпләреннән 120 эш кабул ителде. Укучыларның чыгышларын һәм иҗат эшләрен “Равил Сәйфетдинов әсәрләрен сәнгатьле уку”, “Равил Сәйфетдиновның Яшел Үзәнгә багышланган шигырьләрен сәнгатьле уку” (Яшел Үзәннең 90 еллыгы уңаеннан), «Каләм тибрәтү» (яшь иҗатчылар), “Равил Сәйфетдинов иҗаты – рәсемнәрдә” (яшь рәссамнар), “Равил Сәйфетдиновның тормышы һәм иҗаты буенча тикшеренү һәм проект эшләре” номинацияләрендә районыбызның тәҗрибәле укытучыларыннан, студентлардан, Равил Сәйфетдинов иҗатын бик яхшы белүче җәмәгать эшлеклеләреннән торган мәртәбәле жюри бәяләде һәм урыннар билгеләде.
Укытучылар тарафыннан «Иң яхшы дәрес эшкәртмәсе» номинациясенә тәкъдим ителгән дәрес һәм дәрестән тыш чаралар методик кулланмалары шулай ук югары бәяләнде. Укучылар һәм укытучыларның барысына да районыбыз мәгариф идарәсенең дипломнары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
Күңелләрне җилкетерлек бию, җырлар белән үрелеп барган әлеге бәйге кичә төсен дә алды. Укучылар Равил абый Сәйфетдиновның шигырьләрен ихлас күңелдән һәм ләззәт белән сөйләделәр, үзләрен шигърият диңгезендә йөзгән кебек хис иттеләр. Аның әсәрләре буенча язылган рәсемнәр искиткеч зәвык белән башкарылган иде. Нәкъ менә шундый чаралар туган телебезнең аһәңен, сафлыгын пропагандалауда мөһим дәлил булып тора.
Тарихи белешмә
Равил Гарәфетдин улы Сәйфетдинов 1938 нче елның
14 нче октябрендә Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында туган. Урта мәктәпне бетергәч, 1965-1961 нче елларда Казан дәүләт университетында укыган. 1961-1963 нче елларда Самара өлкәсендәге Гали урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән. 1963-2007 нче елларда берөзлексез Мулла Иле мәктәбендә хезмәт иткән: авыл мөгаллиме буларак, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, немец теле, гарәп теле, дин тарихы предметларын укыткан. 1968-1970 нче елларда – завуч, 1971-2000 нче елларда мәктәп директоры булган. Ул – Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, СССР мәгариф министрлыгының Мактау Грамотасы, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Аның “Кичке шәфәкъ” (2000), “Мулла Иле моңнары” (2010), “Бәхет үзәне” (2014), “Аксакал язмалары” (2017) китаплары басылып чыга. Равил хәзрәт Сәйфетдин 2005 нче елдан алып Мулла Иле мәчете имам-хатыйбы вазифаларын башкара.
К списку новостей