Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
25 август көнне татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәләре буенча «Милли мәгарифне үстерүнең актуаль юнәлешләре: традицияләргә нигезләнеп, киләчәккә барабыз» темасына секция утырышы узды
Опубликовано: 26.08.2022Яшел Үзәннең 3 нче гимназиясе базасында 25 август көнне татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәләре буенча «Милли мәгарифне үстерүнең актуаль юнәлешләре: традицияләргә нигезләнеп, киләчәккә барабыз» темасына секция утырышы узды.
Секция утырышында галимнәр, милли мәсъәләләр буенча директор урынбасарлары, методик берләшмә җитәкчеләре, тугат тел укытучылары катнаштылар.
Еллык эшләргә анализ ясалды, 2022-2023 нче уку елына максат һәм бурычлар куелды.
Утырышта чыгышлар тыңланылды һәм мастер-класслар каралды:
1. Татар теле һәм әдәбиятын укыту сыйфатын күтәрүдә Мәгарифне үстерү институтының роле.
2. Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съезды резолюциясен тормышка ашыру.
3. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф өлкәсендә гамәлгә куелган проектлары/
3. Туган телләрне укытуның методик аспектлары: яңартылган федераль дәүләт белем стандартларын исәпкә алып, белем бирү процессын гамәлгә ашыру.
4. Функциональ грамоталылык төшенчәсе артында нәрсә тора?
5. Укучыларда уку компетенциясен үстерү чарасы буларак әдәбият дәресләрендә нәтиҗәле укыту технологиясен куллану.
6. Мәктәптә тәрбия сыйныфлары эшчәнлеге.
Шулай ук укытучыларны борчыган сораулар буенча түгәрәк өстәл артында әңгәмә дә узды.
К списку новостей








