• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Россия халыкларының мәдәни мирас елы/ «Возрождение нации» («Милләтне торгызу») төбәкара фәнни-гамәли конференциясе

Опубликовано: 06.05.2022

14 нче лицейда ел саен үткәрелә торган «Возрождение нации» («Милләтне торгызу») төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциянең максаты-укучыларар асында төрле өлкәләрендәге актуаль проблемаларны өйрәнү һәм тикшерү белән кызыксынуларын стимуллаштыру; иҗади, сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү һәм укучылар белән фәнни-тикшеренү эшен алып баручы педагоглар белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирү.Әлеге чара Анатолий Владимирович Венедиктов җитәкчелегендә Гомүмроссия иҗтимагый оешмасы «Гаиләгә һәм гаилә кыйммәтләрен яклау буенча милли ата-аналар ассоциациясе» патронажы астында уза (Мәскәү шәһәре).Конференцияне лицей директоры Ольга Владимировна Купоросова ачты. Үзенең чыгышында ул белем бирү оешмасының гаилә белән хезмәттәшлеге, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә гаилә традицияләренә тугрылык саклап калуның мөһимлеген билгеләп үтте. Анатолий Владимирович Венедиктов барлык катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте һәм әлеге чараның актуальлегенә һәм Яшел Үзән муниципаль районы педагогик составы һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәле булуына басым ясады. Чакырылган кунаклар арасында ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгының өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе С.В. Федоров, ТР Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы УШУ Федерациясе җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Ю.В. Тимофеев, К.Ушинский ис. Гатчино гимназиясе педагогы, сәламәтлекне саклау методикасы буенча белгеч А.А.Овсянников, КФУның чит телләр укыту теориясе һәм практикасы кафедрасы ассистенты Ю.И.Павлова, ТР Зеленодольск муниципаль районы җәмәгать советы секретаре А.В. Жилкина, ТР Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф  идарәсенең укыту-методик тәэмин итү бүлеге методисты Т.Н.Каюрова, ТР Зеленодольск муниципаль районы Әтиләр Советы вәкиле М.В. Кулишов бар иде.Конференция кысаларында дүрт секция эшләде: «Фәнни-гамәли бүлек», «Филология»,  «Тарих, туган якны өйрәнү һәм мәдәният бәлеге»,  «Ата-аналар җәмәгатьчелеге». Фәнни тикшеренүләрен Яшел Үзән муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы укучылары һәм укытучылары гына түгел,  Россия Федерациясе төбәкләре (Марий Эл Республикасы, Чувашия Республикасы, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе) вәкилләре дә тәкъдим итте. Конференция аудиториясе ел саен арта бара. Анда беренче тапкыр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм Яшел Үзән механика көллияте вәкилләре катнашты.Тәкъдим ителгән эшләрнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәсе килә. «Возрождение нации» («Милләтне яңадан торгызу») төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларның барысы да катнашу шәһадәтнамәсе, II һәм III дәрәҗәдәге Дипломнар, ә җиңүчеләр I дәрәҗә дипломнар, статуэткалар һәм медальләр белән бүләкләнде.

«Милләтне торгызу» төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез, киләчәктә уңышлар һәм казанышлар телибез!

 

https://cloud.mail.ru/public/imrV/PZD4r6m8z



К списку новостей