Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Год культурного наследия народов России. Муниципальное мероприятие «В мире театра». / Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы. Муниципаль чара «Театр дөньясында»
Опубликовано: 19.04.2022В рамках Года народного искусства и культурного наследия народов России 13 апреля в СОШ №4 г. Зеленодольска прошла творческая встреча учащихся с артистами и музыкантами Татарского государственного академического театра имени Галиаскара Камала. Состоялось интересное общение детей с артистами. Учащиеся с восторгом слушали выступления артистов и сами показали творческие номера.
Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан һәм укучыларны татар театр сәнгате белән кызыксындыру максатыннан, Яшел Үзән шәһәренең 4 нче мәктәбендә «Театр дөньясында» дигән очрашу кичәсе узды. Очрашуга Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының атказанган артистлары Раушания Юкачева, Луара Шакирҗанова, Венера Шакирова, Олег Фазылҗанов, Эмиль Талипов, Раил Шәмсуаров, оркестр дирижеры, музыкант Фуат Әбүбәкеров, баянчы Әхмәт Кәримов килде. Укучылар артистлар белән аралаштылар: актер һөнәрен сайлау, аның нечкәлекләре турында сораулар бирделәр. Шулай ук аларның мәктәп еллары, шөгыльләре белән кызыксындылар. Тамашачылар Луара Шакирҗанованың чыгышын, Талипов Эмильнең шигырь сөйләвен, Раил Шәмсуаровның җырлавын, Фуат Әбүбәкеровнын скрипкада, Әхмәт Кәримовның баянда уйнавын сихерләнеп тыңладылар. Артистлар белән беррәттән укучылар да чыгыш ясадылар. Сәнгать әһелләре белән очрашу һәркемдә җылы хисләр калдырды.
К списку новостей








