Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Азат Вергазовны искә алу кичәсе
Опубликовано: 28.03.202227 нче мартта 5 нче гимназиядә якташ язучыбыз, гимназия мөгаллиме Азат абый Вергазовны искә алу кичәсе узды. 8 нче мартта исән булса, 90 яшь тулган булыр иде. Ул 1932 елның 8 мартында Пенза өлкәсе, хәзерге Неверкино районы Карновар авылында туа. Вергазовлар гаиләсе Азатка 5 яшь булганда, Яшел Үзән районы Карәтмән авылына, ә соңрак Яшел Үзән шәһәренә күченәләр. Мәктәпне тәмамлагач,Казан педагогия институтын тәмамлый. 1958–1964 елларда Яшел Үзән районындагы Олы Җәке авылы мәктәбе директоры, 1964–1970 елларда Карагуҗа авылы мәктәбендә укытучы һәм соңыннан укыту бүлеге мөдире булып эшли.1974–1985 елларда «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар комитетының әдәби-драматик тапшырулар редакциясендә өлкән мөхәррир.1991–1998 елларда «Аҗаган» журналын оештыручы һәм аның баш мөхәррире, бер үк вакытта «Аҗаган» нәшрияты директоры . 1998 нче елдан лаеклы ялга киткәнчн гимназиядә «Аҗаган» түгәрәген җитәкли.
27 марта в гимназии №5 состоялся вечер памяти писателя-земляка, преподавателя гимназии Азата Вергазова. Если бы он был жив 8 марта, ему бы исполнилось 90 лет. Родился 8 марта 1932 года в селе Карновар, ныне Неверкинского района Пензенской области. Семья вергазовых, когда Азату было 5 лет, переехала в село Каратманово Зеленодольского района, а позже в город Зеленодольск. После окончания школы поступил в Казанский педагогический институт . В 1958-1964 гг. работал директором школы села Большие Зяки Зеленодольского района, в 1964-1970 гг.-учителем, а затем заведующим учебной частью.В 1974-1985 годах-старший редактор редакции литературно-драматического вещания Государственного комитета телерадиовещания «Татарстан».
В 1991-1998 годах-создатель журнала «Аҗаган», главный редактор, одновременно директор издательства «Аҗаган». С 1998 года до ухода на пенсию руководил кружком «Аҗаган» в гимназии.
К списку новостей








