Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе
Опубликовано: 29.03.2022Россия күләмендә үткәрелә торган «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең 21 – 25 мартта Казанда йомгаклау этабы үткәрелде. Әлеге һөнәри бәйге иҗади эшләүче алдынгы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын барлау, ярдәм итү һәм аларның нәтиҗәле тәҗрибәләрен тарату максаты белән үткәрелә. Составында Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Мәгарифне үстерү институты белгечләре, милли мәгариф өчен җаваплы тәҗрибәле методистлар булган жюри каршында бәйгедә катнашучылар укытучылар татар теле һәм әдәбияты дәресе, сыйныф сәгате үткәрәләр, үзләре куллана торган технологияләр белән уртаклашып, осталык дәресе күрсәтәләр, методик эшчәнлекләре белән уртаклашалар. Бәйгенең йомгаклау этабында барысы 32 укытучы катнашты. Татарстан укытучылары белән берүк вакытта Россия Федерациясе төбәкләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары да бәйгедә катнаштылар. Яшел Үзән районының Осиново бистәсе В.В. Карпов исемендәге лицей укытучысы Алкина Налә Мәхмут кызы бәйгенең финал этабында катнашып, «Традицияләргә тугрылык өчен» номинациясендә җиңүче булды.
Котлыйбыз Наиля Махмүтовнаны
К списку новостей








