Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
VII Бөтенроссия «Үз халкын дөньяга таныткан татарлар» фәнни-практик конференциясе
Опубликовано: 01.02.202228 нче гыйнварда Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясендә VII Бөтенроссия «Үз халкын дөньяга таныткан татарлар» фәнни-практик конференциясе узды. Конференция ЮНЕСКОның Ассоцияләнгән мәктәпләре, Россия Федерациясе регионнары, Татарстан Республикасы мәктәпләре катнашында уза. Конференцияне оештыручылар: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, ТР Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе, ТР Зеленодольск муниципаль районының 3 нче гимназиясе.
Быел конференциягә Ульян, Пенза, Пермь, Саратов, Самара, Түбән Тагил өлкәләре, Якутия, Чуваш, Удмурт Республикалары, һәм Татарстан мәктәпләреннән 201 эш кабул ителде.
Конференция 9 секциядә эшләде:
1 нче секция. Татар телендә. Укучыларның иҗади эшчәнлеге
«Мин бу кеше белән сокланам» (очерклар).
2 нче секция. Татар телендә «Без шул төбәктән» (танылган татарлар турында шигырьләр).
3 нче секция. Татар телендә. Әдәби проектлар.
4 нче секция. Татар телендә. «Минем туган җирем тарихы» (Тарих, сәясәт, мәгариф, мәдәният, әдәбият, медицина, спорт өлкәсенда танылган татарлар).
5, 6 нчы секцияләр. Рус телендә. Тарих, сәясәт, мәгариф, мәдәният, әдәбият, медицина, спорт өлкәсенда танылган татарлар.
7, 8, 9 нчы секцияләр. «Минем туган җирем тарихы». Рус телендә.
К списку новостей








