Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Муниципальные чтения имени Р.Сайфутдинова/ «II муниципаль Равил Сәйфетдинов укулары»
Опубликовано: 16.12.2021Һәр төбәк, һәр як үзенең танылган шәхесләре белән билгеле. Безнең Яшел Үзәнебез – дөньяга Каюм Насыйрилары, Р.Фәхреддине, Ф. Шәфигуллины һәм А.Шамовы, Азат Вергазовлары белән билгеле төбәк. Сигез гасырлык чал тарихы булган, Баһаветдин Вәисиләрне биргән Мулла Иле авылының изге уңдырышлы туфрагында туып, шуннан яшәү һәм илһам чыганагы алучы, бар кешеләрне дә эчкерсез ярата белүче танылган шагыйрь, публицист, мөхтәрәм аксакалыбыз Равил Гарәф улы Сәйфетдинов бөтен районыбызның да мөхтәрәм һәм күренекле шәхесе иде. Ул авыл мәктәбендә 45 ел буе укытучы, шуның 29 елын директор булып эшләгән; 2005 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Мулла иле авылы мәчетенең имам-хатыйбы вазыйфаларын башкарган. Аның иҗатына үз вакытында Х.Туфан, И.Юзеев кебек танылган татар шагыйрьләре дә югары бәя биргәннәр:“Мөгаллим дә, шагыйрь дә булган сәләтле шәхес” (И.Юзеев),“Шигырь Мәҗнүне. Шагыйрь, мулла-укытучы.” (Т.Галиуллин)
14 нче декабрьдә 16 нчы мәктәптә укытучы, шагыйрь якташыбыз иҗатына багышланган «II муниципаль Равил Сәйфетдинов укулары» исемле бәйге узды. Бәйгегә шәһәр һәм районыбыз мәктәпләреннән онлайн форматта 39 эш һәм актлар залында 23 укучы көч сынаштылар. Укучыларның чыгышларын мәртәбәле казыйлар бәяләде һәм урыннар билгеләде.
Күңелләрне җилкетерлек җырлар белән үрелеп барган әлеге кичә бәйрәм төсен дә алды.
К списку новостей








