Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Года родных языков и народного единства. Телемосты с регионами РФ/ Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы. Регионнар белән хезмәттәшлек
Опубликовано: 09.12.2021В рамках Года родных языков и народного единства в детском саду №10 «Созвездие» Зеленодольского муниципального района реализуется проект «Татарская культура шагает по стране». В процессе внедрения проекта апробирована новая форма работы – телемосты с городами Российской Федерации.
10 июня первый телемост объединил детей и педагогов из городов Зеленодольск и Волжск. Воспитанники детского сада №29 «Маячок» познакомились с культурой, традициями, играми, праздниками татарского народа.
11 июня организованы телемосты с детским садом №107 города Ижевска, детским садом «Миләшкәй» деревни Старый Пинигерь Вятскополянского района Кировской области, детским садом №8 «Улыбка» города Самара. Атмосфера встреч была теплой и дружественной.
24 ноября телемост объединил коллективы «Созвездия» и детского сада №110 «Дубравушка» города Чебоксары.
30 ноября проведены встречи с педагогами и воспитанниками детского сада №93 города Тихорецк Краснодарского края.
Коллектив детского сада «Созвездие» планирует дальнейшее проведение телемостов. Данный опыт интересен тем, что позволяет популяризировать традиции и культуру татарского народа и народов, проживающих на территории Российской Федерации.
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Яшел Үзән районының 10 нчы «Йолдызлык» балалар бакчасында «Татар мәдәнияте ил буйлап атлый» проекты тормышка ашырыла. Проектны гамәлгә кертү барышында эшнең яңа формасы – Россия Федерациясе шәһәрләре белән телекүперләр үткәрелә башланды.
Беренче телекүпер 10 июньдә Яшел Үзән һәм Волжск шәһәрләре арасында үктәрелде. 29 нчы «Маячок» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләр татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, уеннары, бәйрәмнәре, милли ризыклары белән таныштылар.
11 июньдә Ижевск шәһәренең 107 нче балалар бакчасы, Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Иске Пинигере авылының «Миләшкәй» балалар бакчасы, Самара шәһәренең «Улыбка» 8 нче балалар бакчасы белән телекүпер үткәрделәр. Педагоглар шәһәрләр арасындагы аралашуны дәвам итәргә тәкъдим иттеләр.
24 ноябрьдә телекүпер «Йолдызлык» һәм Чебаксар шәһәренең «Дубравушка» 110 нчы балалар бакчасы коллективларын берләштерде.
30 ноябрьдә Краснодар краеның Тихорецк шәһәренең 93 нче балалар бакчасы педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре белән очрашулар үткәрелде.
«Йолдызлык» балалар бакчасы коллективы алга таба да телекүперләр үткәрүне планлаштыра. Бу тәҗрибә Россия Федерациясе территориясендә яшәүче татар халкының һәм халыкларның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен популярлаштырырга мөмкинлек бирә.
К списку новостей








