Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
V Межрегиональная научно-практическая конференция «Гиматдиновские чтения»/ V төбәкара фәнни-гамәли конференция «Гыйматдинов укулары»
Опубликовано: 07.12.2021В целях привлечения учащихся к исследовательской и проектной деятельности, изучению, популяризации и сохранению культурно-исторического наследия родного края, бережного отношения к природе, 3 декабря 2021 года в МБОУ «Осиновская гитмназия имени С.К.Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» проводилась V Межрегиональная научно-практическая конференция «Гиматдиновские чтения».
Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, укучыларны тикшеренү һәм проект эшчәнлегенә җәлеп итү, туган якның мәдәни-тарихи мирасын өйрәнү, популярлаштыру һәм саклау, табигатькә сак караш тәрбияләү максатларында 3 декабрьдә Яшел Үзән районының С. К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясендә V Төбәкара фәнни – гамәли конференция «Гыйматдинов укулары» уздырылды. Чара Казан (Идел буе) федераль университеты, Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар хатын – кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе һәм «С. К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан оештырылды.
Конференциядә республика мәктәпләре, Россия Федерациясе төбәкләренең мәгариф оешмаларыннан укытучылар һәм укучылар катнаштылар.
Укучылар һәм мөгаллимнәр «Минем шәҗәрәм», «Минем династиям», «Туган як тарихы сәхифәләре», «Экология һәм авыл җирлекләрен төзекләндерү», «Татар халкының гореф-гадәтләре», «Яшь профессионаллар», «Һәркемнең уңышы» секцияләрендә татар, рус, инглиз, алман телләрендә эчтәлекле итеп, югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар.
Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, фәнни оешмалар галимнәре, укытучылар, хакимият органнары вәкилләреннән торган жюри, һәрбер чыгышны игътибар белән тыңлап, үз бәясен бирде.
Конференция материаллары тупланган җыентык чыгарылды.
К списку новостей