Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы/ Театр фестивале Год родных языков и народного единства/ Фестиваль театров
Опубликовано: 10.04.2021 Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын үткәрү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында, 10 апрельдә Мулла Иле мәктәбендә «Театр яктылыкка, нурга илтә» дип исемләнгән мәктәп яшендәге балаларның муниципаль театр бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә барысы 10 мәктәп катнашты. Катнашучылар 2 төркемгә бүлеп каралды: читтән торып катнашучылар һәм үзләре турыдан-туры катнашучылар. Читтән торып катнашучы мәктәпләр: 5 нче гимназия, 4 нче мәктәп, 7 нче гимназия, 16 нчы мәктәп, Осиново бистәсенең «В.В.Карпов исемендәге лицее», Зеленодольск муниципаль районының иҗат үзәге. Турыдан-туры үзләре катнашучы мәктәпләр; Ачасыр мәктәбе, Күгәй башлангыч мәктәбе, Норлат урта мәктәбе һәм Мулла Иле мәктәбе .
Һәр иҗат коллективының чыгышы жюри тарафыннан югары бәя алды.
Жюри әгъзалары:
Шиһапова И.И. – педагогия фәннәре кандидаты, Казан Дәүләт мәдәният институның телевидение кафедрасы доценты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмзткәре;
Насыйбуллин Ф.Ф. – Габдулла Кәриев исемендәге Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театры актеры, Татарстан Республикасыныщ атказанган артисты, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы;
Мөхетдинов Р.Ф. – артист, режиссер, педагог һәм нәфис сүз остасы, «Өмет-Сәяр» халык театры артисты;
Гыйбадуллин И.И. - Габдулла Кәриев исемендәге Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театры актеры.
Барлык катнашучыларга да олы рәхмәтебезне белдерәбез.
В рамках реализации плана мероприятий по проведению Года родных языков и народного единства 10 апреля в Молвинской основной школе прошел муниципальный конкурс театральных постановок. В конкурсе принимали участие театралные коллективы из 10-ти школ Зеленодолского муниципального района.
К списку новостей








