• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге елы/ "Илhaм" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе

Опубликовано: 07.04.2021

Бәйгене үткәрү шартлары буенча икенче тур, республиканы зоналарга бүлеп, икенче турга узган укучылар һәм жюри әгъзалары катнашында үтә. Бүген 7 нче апрельдә Казан шәһәренең 127 нче мәктәбенә  районнардан һәм шәһәрләрдән яшь каләм ияләре җыелдылар. Алар «Яшь шагыйрь», «Яшь язучы», «Яшь прозаик», «Яшь журналист» номинацияләрендә көч сынашты.
Катнашучыларга мәртәбәле жюри - язучы, шагыйрь, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, язучы, шагыйрь, «Мәйдан» журналы баш мөхәррир урынбасары Факил Сафин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Рүзәл Кәримов, язучы, драматург Данил Салихов бәя бирде.
Җиңүчеләр исемлеге Язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтларында урын алачак.
Бәйге татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту максатыннан үткәрелә.
Яшел Үзәннең 3 нче hәм 5 нче гимназиясе, Ачасыр, Күгеш мәктәбеннән укучылар катнаштылар.
Аларга республика этабында да уңышлар телик!

Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/il-yaalyklary/ilam-btenrossiya-yash-yazuchylar-bygese-zona-etaplary-bashlandy



К списку новостей