• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы/ Регионара фәнни-гамәли конференция «Милләтне торгызу»

Опубликовано: 17.03.2021

14 нче лицейда ел саен үткәрелә торган «Милләтне торгызу» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциянең максаты-укучыларар асында төрле өлкәләрендәге актуаль проблемаларны өйрәнү һәм тикшерү белән кызыксынуларын стимуллаштыру; иҗади, сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү һәм укучылар белән фәнни-тикшеренү эшен алып баручы педагоглар белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирү.

Әлеге чара «Гаиләгә һәм гаилә кыйммәтләрен яклау буенча милли ата-аналар ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы патронажы астында уза, аның җитәкчесе-Анатолий Владимирович Венедиктов.(Мәскәү ш.)

Конференцияне лицей директоры Ольга Владимировна Купоросова ачты. Үзенең чыгышында ул белем бирү оешмасының гаилә белән хезмәттәшлеге, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә гаилә традицияләренә тугрылык саклап калуның мөһимлеген билгеләп үтте. Анатолий Владимирович Венедиктов барлык катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте һәм әлеге чараның актуальлегенә һәм Яшел Үзән муниципаль районы педагогик составы һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәле булуына басым ясады.

Конференция кысаларында онлайн-офлайн форматында дүрт секция эшләде: «Фәнни-гамәли бүлек», «Филология»,  «Тарих, туган якны өйрәнү һәм мәдәният бәлеге»,  «Ата-аналар җәмәгатьчелеге». Фәнни тикшеренүләрен Яшел Үзән муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы укучылары һәм укытучылары гына түгел,  Россия Федерациясе төбәкләре (Марий Эл Республикасы, Чувашия Республикасы, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе) вәкилләре дә тәкъдим итте. Конференция аудиториясе ел саен арта бара. Анда беренче тапкыр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм Яшел Үзән механика көллияте вәкилләре катнашты.

Тәкъдим ителгән эшләрнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәсе килә. «Возроңдение наөии» («Милләтне яңадан торгызу») төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларның барысы да катнашу шәһадәтнамәсе, II һәм III дәрәҗәдәге Дипломнар, ә җиңүчеләр I дәрәҗә дипломнар, статуэткалар һәм медальләр белән бүләкләнде. Конференция нәтиҗәләре буенча катнашучыларның фәнни-тикшеренү эшләре җыентыгы басылачак.

 

«Милләтне торгызу» төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез, киләчәктә уңышлар һәм казанышлар телибез!



К списку новостей