Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Норлат мәктәбендә Туган телләр айлыгы
Опубликовано: 18.02.2021 2021 нче ел Татарстан Республикасы Президенты указы белән Татарстан республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.
Бу вакыйга уңаеннан Норлат урта мәктәбендә төрле чаралар үткәрелә башлады. Халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау, балаларга милли тәрбия бирү, татар халкынынң рухи хәзинәләрен барлауны максат итеп куеп, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, "Туган як" музее җитәкчесе Яһудина Р. И. һәм милли эшлэр буенча директор урынбасары Гыймадиева Д. М. җитәкчелегендә укучылар "Әбиемнең сандыгы" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Кичәгә укучыларның дәү әниләре дә кунакка килгән иде. Укучыларыбыз халкыбызның борынгы хатирәсе булган чулпылар, тәңкәләр, чигүле сөлге, тастымал, шәлләр турында сөйләделәр, җырлар җырладылар, проект эшләрен якладылар . Дәү әниләр мөнәҗәтләр җырлап күрсәттеләр, татар халкының милли ризыклары турында сөйләделәр. Соңыннан, яшь чакларын искә төшереп, оныклары белән бергәләп, үзләре пешереп алып килгән тәм-томнар белән чәй эчтеләр. Балалар шушы кичә аркылы халкыбызның гореф-гадәтләре турында белемнәрен тирәнәйтте, милли үзаңнарын ныгытты.
К списку новостей








