Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Шәһәребезнең 15нче гомуми урта мәктәбендә «Мәктәпләрдә дәрес тә һәм дәрестән тыш эшчәнлек алып бару һәм федераль дәүләт мәгариф стандартларын гамәлгә ашыру барышында дисциплинаара укыту һәм интеграцияләү» диеп аталган муниципаль семинар булып үтте.
Опубликовано: 30.11.2020Бу семинар видеоконференция форматында ZOOM интернет-платформасында узды. Күнегелгән форматта үткәрелмәсә дә, укытучылар һәрвакыт яңалыкка омтылучылар буларак, куркып калмады: унике видеодәрес һәм бер сыйныфтан тыш чара күрсәтелде.
Видеоконференция форматында узган семинарның уңайлы ягы – шәһәр һәм район укытучыларының дәресләрне реаль вакыт режимында карый алулары. Бу исә, семинарда катнашучыларның санын арттырырга ярдәм итте. Алар үз фикер-тәкъдимнәрен чатта һәм түгәрәк өстәл артында җиткерде, башкарылган эшкә югары бәя бирде.
Семинарны «Музыкаль салават күпере» дип аталган татар һәм инглиз телләрендәге сыйныфтан тыш чара тәмамлады. Аны 11 ел буе тыгыз хезмәттәшлек иткән, татар һәм инглиз телләрендә бик күп проектлар төзегән инглиз теле укытучысы Алсу Амурова һәм татар теле укытучысы Резедә Гатауллина оештырды. «Музыкаль салават күпере», чыннан да салават күпере кебек якты, матур булды: җырлар, биюләр, сәнгатьле сөйләм, бер-берсе белән бәйләнеп, күтәренке рухта алып барылды. Балалар мәктәпне дә, сәхнәне дә бик сагынган, шуңа күрә бик теләп сәләтләрен күрсәттеләр. Чара алар өчен дә, тамашачылар өчен дә зур бәйрәм булды.
Гөлназ Зиннурова,
милли эшләр буенча директор урынбасары
Любовь Самсонова,
укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
К списку новостей








